Икенчел чималга алмашка – үсенте. Чаллыда экоквест булды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Киң колачлы чистарту-җыештыру эшләре, агачлар утырту, экологик мастер-класслар, иҗади һәм спорт мәйданчыклары – үткән ял көннәрендә Шильна урманында бик тә мавыктыргыч экоквест булып узды. Чаллыда, бергә-бергә җыелышып, үз территорияңне тәртипкә салу инде күптәннән традициягә әйләнде. Оештыручылар, җыештырудан тыш, территориянең матурлыгы, төзеклеге турында да кайгыртты. Биредә олылар гына түгел, балалар да агачлар утыртуда катнашты. Халык узган елгы кипкән үләнне тырмалар белән җыйды, тирә-юньне көнкүреш чүп-чарыннан арындырды.  Шулай итеп, территориянең май бәйрәмнәренә чистарып, матураеп калуына олысы-кечесе – барысы да хәленнән килгәнчә өлеш кертте. Чара кысаларында макулатура җыю оештырылды. Чаллылыларга икенчел чималга алмашка эрбет агачы үсентеләре тапшырылды. Эшләп алганнан соң, гадәттәгечә, чәй эчү һәм мәдәни программа!   Аниматорлар балаларның күңелен күрде. Чаллыда территорияләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шулай да, җыештырылган җирдә түгел, чүпләнелмәгән җирдә чистарак, дигән хакыйкатьне онытмыйсы иде!

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International