Тәтештә “Березка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр әти-әниләре һәм туган шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен “Электр энергиясен сак тотыгыз!” дигән акция уздырды.
“Табигать сакчылары” экобригадада катнашучы зурлардан, көн озайгач, яктылыкны ничегрәк экономияләп булу ысуллары турында сораштырды, табигый ресурсларны ничегрәк сакларга тырышулары, энергияне сак тотуның иң гади ысулыннан – табигый яктылыктан файдаланулары турында сөйләде. “Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә электр энергиясен янга калдыруның әлләни авыр булмавы беленде. Барысы да үзебездән тора икән ләбаса!” – дип билгеләп үтте балалар бакчасы педагоглары. Сабыйлар да аларның сүзләрен кабатлады.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте