Лаеш районында Үзәк территориаль идарә инспекторлары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән WorldSkills маршрутының санитария торышын тикшерде

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Территориядә экологик иминлекме һәм табигатьне саклау законын бозуларга юл куелмыймы? Бүген Лаеш районында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә алда торучы WorldSkills дөнья чемпионаты маршруты буйлап рейд уздырды.

“Бүген рейд кысаларында ике чүплек: Сокуры бистәсендә –  8 куб.м күләмендә һәм Сокуры авыл җирлегендә – 10 куб.м күләмендәге чүплекләр табылды. Чүп өемнәре 30 көн эчендә юкка чыгарылырга тиеш”, – дип билгеләп үтте Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев. Республикада санитария-экология икеайлыгын үткәрү кысаларында калдыкларның рөхсәт ителмәгән урыннарын  ачыклау һәм аларны юкка чыгару төп игътибар үзәгенә алынган. Апрель башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанда һәм якын-тирә районнарда (Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч) 87 чүплекне теркәгән, шуның  80 (92%ы) юкка чыгарылган. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка китерә (гражданнарга административ штраф күләме – 1-2 мең, вазифаи затларга –  10-30 мең сум, юридик затларга – 100-250 мең сум).


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International