Табигать тирәлеген һәм чүпне аерып җыярга өйрәнделәр. Әлмәттә сабыйлар өчен экология дәресләре уздырылды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Әлмәтнең 15нче балалар акчасына йөрүче нәниләр өчен экология белемнәре көне үткәрелде. Барлык төркемнәрдә тематик дәресләр: урта төркемдә – “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, өлкән сыйныфларда – “Табигать – безнең йортыбыз!” дигән экологик викторина, әзерлек төркемендә – “Без – табигать дуслары” дигән темага дәрес үткәрелде.

Кече төркемгә йөрүче сабыйлар исә урманга виртуаль “сәяхәт” кылды. Алар урман аланында Аю һәм Куянны очратты һәм дә чүплеккә тап булды. Балалар әлеге “тырыш” урман җәнлекләре белән бөтен чүп-чарны җыеп кына калмады, бәлки әле кәгазьне-кәгазьгә, пластикны-пластикка, пыяланы-пыялага аерып, пөхтә итеп савытларга салып куйды. “Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә  “алан” чистарып калды. Шулай итеп, без һәрбер кеше, хәтта иң-иң нәниләребезнең дә туып үскән төбәгебезнең табигать байлыкларын саклауга үзеннән өлеш кертә алуына инандык”, – дип мөрәҗәгать итте балаларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре. Табигатьне саклау ведомствосы белгечләре шулай ук, экология турында аң-белемнәрен киңәйтү өчен, сабыйларга танып белү характерындагы уен-раскраскалар бүләк итте.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International