Республиканың өч районында гражданнар кабул ителде

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген республикабызның өч районында гражданнарны күчмә кабул итүләр булып узды. Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнарында яшәүчеләрнең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сорауларына ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җавап бирде. Гражданнар су ресурсларын саклау мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алды: биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шәһәр күлләрен төзекләндерү, су объектларының су юлларын чистарту һәм турайту темалары күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча кирәкле аңлатмалар бирелде.

Эш сәфәре барышында табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Арча 3нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе – балалар бакчасы муниципаль бюджет мәгариф оешмасының экологик эшчәнлеге белән танышты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International