Экологияне саклау, әйбергә сакчыл караш булдыру. Казанның 146 нчы мәктәбенең “Көпчәккә– икенче сулыш” проекты нәтиҗәләре турында әнә шундый сүзләр кулланырга була. Укучылар арасыннан берсе тәкъдим иткән бу акция бер көн эчендә 500 кв.м. мәйданда табигать һәм кеше өчен зыянсыз резина түшәмә әзерләү өчен кирәкле икенчел чимал җыю мөмкинлеге биргән.
Укытучылар һәм мәктәп укучылары әйтүенчә, бу проектны икенче сыйныф укучысы Семенова Лиза тәкъдим иткән. Нәкъ менә шушы кызчык, үзенең “тикшерүе” нәтиҗәсендә, резина вагыннан ясалган мәйданчыкның зыянсызлыгы турында нәтиҗәгә килеп, үз мәктәбе паркында шуны эшләүне тәкъдим иткән. Шулай итеп, бөтен мәктәп автомобиль шиннарын җыюга кушылып, бер көн эчендә 3,5 тонна покрышка җыеп, утильләштерүгә тапшырылган. “Мондый күләмдә икенчел чимал 4 балалар мәйданчыгы түшәмәсен эшләргә җитә, берсенә чама белән 800 кг чимал китә”, – ди «Кряж» ҖЧҖ директоры Марат Нуриәхмәтов. Ул мондый акциянең балалар өчен кызыклы булуын, аңа ата-аналарның да кушылуын басым ясап әйтте. “Бу көпчәкләрнең барысы да бер урынга җыеп куелды, димәк, безгә аларны чыгаруны оештыру эше сизелерлек җиңеләйде. Шиннарны монтажлау белән шөгыльләнүче оешмалардан яраксызга чыккан покрышкаларны җыеп алу бигрәк тә отышлы булыр иде, – анда аның урыны да бар, кешеләре дә – әзерлекле”, – дигән фикердә икенчел чимал эшкәртүче.
“Кайдадыр хуҗасыз аунап яткан покрышка – сәламәтлек өчен зыянлы, чөнки агулы элементлар бүлеп чыгара, – ди ТР Экология һәм табигать ресуслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева. - Бүген үткәрелгән чара, беренче чиратта, экологияне кайгырту чарасы ул. Укучыларда бу идея тик торганнан гына барлыкка килмәгәндер, көндәлек эшебезне күреп тору нәтиҗәседер бу, дип уйлыйм. Нәкъ менә тәрбия нәтиҗәсендә балаларның экологик культурасы үсә. Бүгенге акция –шушы эшнең җимеше.”
Мәктәп паркында инде 18 майга ук яңартылган балалар мәйданчыгын ачу күздә тотыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте