“Экояз шедеврлар тудыра”. Зәй балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әйберләргә икенче сулыш өрде

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Табигатьне саклауның, үз тирәлегеңдә матурлык тудырырып, шуннан канәгатьлек хисе алуның бернинди дә авырлыгы юк. Зәй шәһәренең “Василек” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр моңа үз тәҗрибәсендә инанды. Сабыйлар Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә кирәксезгә чыккан юк-бар материаллардан уенчыклар әмәлләде. Әйберләр ясау өчен төрле формадагы һәм үлчәмдәге пластик шешәләрдән, пластмасса капкачлар, иске компакт-дисклар, туалет кәгазеннән яки кәгазь сөлгеләрдән калган катыргы көпшәләр, бер тапкыр кулланыла торган пластик һәм катыргы савыт-саба – тәлинкәләр, стакан, кашык һәм чәнечкеләрдән файдаланылды.  Шулай итеп, әйләнә-тирә мохитне саклау йөзеннән, әйберләргә икенче сулыш өрү генә түгел, сабыйларда гүзәллеккә тартылу хисен тәрбияләү омтылышы да булды. “Василек” балалар бакчасы педагоглары, мондый чаралар оештырып, үзләре алдына нәкъ менә шундый бурыч куя да инде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International