2019 елның 20-22 мартында Санкт-Петербургта “Экспофорум” конресс-күргәзмә үзәге территориясендә “Зур шәһәр экологиясе” дигән XIX Халыкара форум уздырыла. Чарада катнашуга Россия шәһәрләре һәм субъектларының табигатьне саклау хезмәтләре, төбәкләрнең законнар чыгару җыеннары, шәһәрләрнең экологик советлары, табигатьне саклау бурычларын хәл кылуда файдаланыла торган җиһазларны җитештерүчеләр, җибәрүчеләр вәкилләре, хезмәт күрсәтүчеләр чакырыла.
Татарстан Югары суды Нурлат предприятиесенең әйләнә-тирә мохитне пычратуга өлеш кертүе буенча экологлар фикерен хуплаган.
Гыйнвар урталарында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Отар бистәсендә карны тиешсез түгү урынына тап булган. Алар Казан шәһәре Идел буе районы прокуратурасы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм “Росреестр” ТР буенча идарәсе белгечләре белән берлектә әлеге территориянең санитария-экологик торышына тикшерү үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучыларыы өчен экология сәгате үткәрде.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 181 мөрәҗәгать кергән. Шуның икесе – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар шулай ук “Халык контроле” системасы аша алынган – 56 һәм Министрлыкның электрон почтасы, “кайнар линия” телефоны, WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша кергән 55 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр вакытында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 68 мөрәҗәгать калдырылган.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре автомобиль юлларының юл буе полосаларына тикшерү үткәрде.
Экологлар тикшерүеннән соң Чаллы шәһәре предприятиесендә газ чистарту җайланмасының сыйфатын үзгәртү карарына киленгән. Табигатькә битараф булмаган гражданнарыбыз ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Ремонтный проезд урамы ягыннан ниндидер ят иснең таралуы турында хәбәр иткән.
Балаларны экология яктан тәрбияләү – хәзерге вакытта телдән төшми торган темаларның берсе. Балалар белән эшләүче педагоглар төрледән-төрле экологик чаралар һәм дәресләр үткәреп килә. Чаллы шәһәренең 28 һәм 43 нче мәктәпләрендә балаларны экологик яктан агарту максатыннан чыгып, экология дәресләре үткәрелде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Самосыр бистәсенә рейд барышында пычрак карны рөхсәт ителмәгән урынга аударып-өеп калдыру фактын ачыклады.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республика хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу булып узды. Очрашуда яклар контрольлек-күзәтчелекне хәл кылуда берлектә эшләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.