Азнакай шәһәренең “Солнышко” 5нче балалар бакчасында, “Экояз – 2019” кысаларында, экология дәресе булып узды. Чөнки мәктәпкә кадәрге сабыйлык еллары баланың үсешендә иң кыйммәтле чор гына түгел, бәлки әле аңа дөрес юнәлешләр бирү чоры да. Балалар экология дәресендә көнкүреш калдыкларының төрле төрләрен ничегрәк аерып җыярга икәнлеге һәм аларны эшкәртүгә күпме вакыт кирәк булуы турында белде. Моннан тыш нәниләр пластик тәлинкә һәм стаканнардан, шешә, дисклардан кызык һәм матур әйберләр ясарга өйрәнде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе өлкән белгече Эльза Вәлиева балаларны табигатьтә үз-үзләрне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте