Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 534 мөрәҗәгать кергән. Шуның 29ы – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 108 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 160 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 237 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Кадерле, сөекле туташ-ханымнарыбыз!
Сезне чын күңелдән искиткеч җылы, матур, якты бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бүген гүзәл затларыбыз эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә диярлек ир-атлар белән иңгә-иң торып хезмәт куя. Бизнеста да, сәясәттә дә эшлиләр, хәтта чүплекләрдән дә борын җыермый алар. Анна Апанаева – көннең-көнендә табигатьне саклау законнарын бозучыларны армый-талмый эзләүчеләрнең берсе. Әле алдагы көнне генә дә ул табигатьне саклау законын бик хәтәр бозу очрагын ачыклаган.
Территорияне чүпләгән өчен 400 мең сумлык штраф. Татарстан Республикасы Югары суды “Строймастер компаниясе” ҖЧҖ дәгъвасын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар чыгарган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында, декларацияләр тапшыру кампаниясе кысаларында, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашында семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре экологик мониторинг барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагына юлыккан. Баксаң, Чаллыда бер КамАЗ автомобиле карны вакытлыча өю урыны булып тормаган җир кишәрлегенә пычрак кар аударып калдырган икән. Рөхсәт ителмәгән урынга аударылган пычрак кар өеме гомуми мәйданының 1800 кв. м артыграк булуы исәпләп чыгарылган. Лаборатория белгечләре карның агулы матдәләр белән пычранганлыгын раслаган.
Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбендә экологик агарту максатыннан экология дәресе үткәрелде. Табигатьне сөюче 28 бала интерактив рәвештә заманча технологияләр ярдәмендә калдыкларның төрләре һәм аларны утильләштерү ысуллары турында белүгә иреште. Дәрес экологияне саклау эшенә һәркайсыбызның ничегрәк өлеш кертә алуына бәйле киңәшләрне дә үз эченә алган иде. Хәтәр калдыкларны җыю өчен һәрбер районда диярлек контейнерлар булдырылган.
2019 елның 13-14 мартында Екатеринбургта Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында “Төбәкләрнең сәнәгать экологиясе” IV Бөтенроссия конгрессы уздырыла.
Планетабызның язмышы безнең һәркайсыбызның экологик яктан ни дәрәҗәдә аңлы-белемле булуыбызга бәйле, дигән фикердә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре.
Сабый биләүсәдән бу дөньяны танып белә башлый. Балага әйләнә-тирә мохитебезне өйрәтү белән бергә, аның, бәллүр савыт кебек, бик тиз “уалучан” булуын аңлату, табигатьне сакларга һәм якларга өйрәтү, нинди гамәлләребезнең төзәтеп булмаслык зыян салуын аңлату кирәк.