“Яшел”ләрчә уйла”. Түбән Кама медицина көллиятендә экоквест узган

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Түбән Кама медицина көллиятендә экология белемнәре квесты узган. Кешенең әйләнә-тирә мохиттәге “экологик эзе”н киметү экоуенның темасына әйләнгән. Студентларга экологик юнәлештәге станцияләр буенча танып-белү характерындагы интерактив маршрут тәкъдим ителгән. Станцияләрдә алар чүпне аерып җыю буенча биремнәр үтәгән, чималны икенчел эшкәртү турында белемнәр үзләштергән һәм үзләренең нинди һөнәри белемнәргә ия булуларын күрсәткән. Көллият студентлары шулай ук табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт турында фәнни докладлар да әзерләгән.

“Мондый уеннарны без яшь буынны экология мәсьәләләренә җәлеп итү максатында үткәрәбез. Кешеләребезнең, уйланып, әйләнә-тирә мохитне саклауның бик тә әһәмиятле булуын аңлаулары мөһим,” – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International