13 июньгә кадәр Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре грантлар конкурсында катнаша ала

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре Республика грантлар конкурсында катнашуга чакырыла. Гаризалар, түбәндәге номинацияләр буенча, 2019 елның 13 июненә кадәр тапшырыла:

- Иҗади яктан үз дигәнеңә ирешү;

- Һөнәри яктан үз дигәнеңә ирешү;

- Социаль активлык;

- Миллилекне – көн кадагына;

- Иминлек;

- Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү.

Эксперт бәяләмәсе, бәйсез жюри әгъзалары тарафыннан, читтән торып бирелә. Җиңүчеләр конкурсның “очный” этабы йомгаклары – проектлар белән таныштыру йомгаклары буенча билгеләнә.

Грант алуга дәгъва кылучы оешма конкурста катнашуга заявкалар кабул итүнең башлану көненә кадәр кимендә бер ел алдан теркәлгән булырга тиеш. Бер номинация буенча бары тик бер генә гариза тапшырырга мөмкин.

Конкурс ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан уздырыла. Заявканы https://grantminmol-rt.ru/ сылтамасы аша узып тапшыру кирәк. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International