Казанда Батареяләр җыю атнасы игълан ителде. Теләгендә булган барча кеше 16 июньгә кадәр Авиатөзелеш районының “Крылья Советов” паркындагы (В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йорты) җыю пунктына яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын тапшыра ала.
“Батареяләрне Duracell белән бергәләшеп эшкәрт!” проекты – 2018 елның декабрендә булдырылган федераль җыю челтәре ул. Аны тормышка ашыруның беренче елында гына да 317 җыю пункты оештырылган, 70 шәһәрдә “яраксызга әйләнгән батареяләрне кая куясы”дигән сорау көн тәртибеннән төшеп калган.
Сезне дә бу эшкә кушылырга өндибез!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте