Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллыда җиргә калдыклар өеп кую турында гражданнардан мөрәҗәгать кергән. Тикшерү нигезендә Транспорт проезды урамында урнашкан предприятиенең төзелеш чүбеннән чүплек ясап куюы билгеләнгән. Әлеге факт буенча калдыкларны тиешсез урынга ташлап калдыруга юл куйган юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте