Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев катнашты.
Казанда бер карьерны законсыз эшкәрткән өчен төзелеш оешмасына карата 800 мең сумлык административ штраф салынган. Агымдагы елның февраль аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре гомумтаралган файдалы казылма (кызыл балчык) чыгарган вакытта 4 үзбушаткыч һәм бер экскаваторны “кармак”ка эләктергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт районында яшәүче берәүдән канализация суларының агып ятуы турында мөрәҗәгать алынган.
Мамадыш районында гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә табигатьне саклау законын бозу очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан.
Табигать тормышыбызны төрле яклап бизи. Безнең һәркайсыбыз кошларның сихри сайравын, чишмәләрнең челтерәп агуын, урманнарның серле шаулавын сәгатьләр буе тыңлап торырга әзер. Без шулай ук иксез-чиксез кырларга, җәйрәп яткан елга-күлләр, матурдан-матур чәчкәләр, мәһабәт таулар һәм ямь-яшел агач-куакларга карап сокланабыз. Боларның барысы да – Җир дигән планетабыз бүләге. Бездән ул алмашка бары тик бер нәрсә – сакчыл, рәхим-шәфкатьле мөнәсәбәт кенә сорый.
1 апрельдән табигатьне саклау темасына эшләнгән социаль видеороликлар буенча яшьләр бәйгесе башлана.
Мәгълүм булганча, кәгазь җитештерүдә төп материал сыйфатында агач кулланыла. Кәгазь ясау өчен озак еллар буе үсеп утырган бик күп агачны кисәргә кирәк. Ә инде яңа агач утыртып үстерү – бик күп көч һәм тырышлык сорый торган эш.
Казан шәһәрендә “Шәһәр балалар экология-биология үзәге”, ТР “Республика олимпиада үзәге” белән берлектә, Халыкара Театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышлап, укучыларның сәхнә иҗаты V Республика экологик фестиваль-бәйгесен үткәрә.
Экологик тормыш рәвеше – тирә-юнебез мохите, табигать белән “дусларча” яшәргә омтылу, көндәлек тормышны, мөмкинлеккә карап, ничек тә планетабызга зыян китермәслек итеп алып барырга тырышу ул. Әйләнә-тирә мохит белән балалар зурларга караганда да күбрәк аралаша. Аларга, киләчәктә планетабызны саклаучылар буларак, табигать байлыкларын ишәйтү, үзләренең тормышын табигый чаралар белән бизәү кирәк. Шуңа да укучыларны табигатьнең закончалыклары турында белемнәр белән “коралландыру”, кеше тормышында бик кирәкле әйберләр буларак, табигать байлыкларын сакларга һәм ишәйтергә өйрәтү шарт.
Әлмәт шәһәрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә җир асты суларыннан лицензиясез файдалануга киртә куйган. Тикшерү барышында сәүдә предприятиесе территориясендә җир асты скважинасы табылган.