Кама аръягы идарәсе инспекторлары Сарман авылында зур чүп өемен ясаучыларны ачыклыйлар

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгы чорында Сарман авылында зур гына бер чүплеккә тап булган. Производство базасы территориясендә кара металл ватыгы һәм калдыклары, бетон һәм кирпеч ватыклары, агач һәм төзелештә кулланыла торган пыяла мамык калдыклары аунап яткан. Чүпләнгән территория мәйданының 745 кв.м., чүп-чар күләменең 120 куб.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Ачыкланган әлеге факт “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законның 51 статьясындагы 2 өлешен бозу булып тора. Рейд тикшерүе барышында шулай ук нефть продуктлары белән пычранган участокка да юлыгылган. “Территориядә нефтьле матдәләр агуны кисәтү чаралары күрелмәгән. Туфрактан пробалар алынды, хәзер аларга анализ үткәрелә”, – ди инспекторлар. База территориясендә атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу да ачыкланган әле. Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объект булып торган котельняның төтен торбасы дәүләт учетына куелмаган.

Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү максатыннан чыгып, “Росреестр” ТР буенча идарәсенә запрос җибәрелгән. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы, 8.6 статьясындагы 2 өлеше, 8.1 статьясы, 8.46 статьясы буенча административ тикшерү алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International