2019 елның 5 июленнән 20 августка кадәр “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерциясез оешмасы идарәсе остаханәсендә, Мәскәү өлкәсендәге Сенеж күле янында, “Территория смыслов” дигән Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы үткәрелә. Форумны оештыручы – Яшь гвардия ярдәмендә, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык.
Анда 18яшьтән 30 яшькә кадәрге, түбәндәге профильле сменалар бергәлекләренә керүче Россия Федерациясе гражданнары катнашырга мөмкин.
“Россия – мөмкинлекләр иле” (5-11 июль),
“ЭКОМОХИТ – МӘГАРИФ” (13-19 июль),
“ЭКОМОХИТ – ВОЛОНТЕРЛАР” (21-27 июль),
“ЭКОМОХИТ – СӘЯСӘТ” (29 июль-4 август),
“ЭКОМОХИТ – IТ” (6-12 август),
“ЭКОМОХИТ – ЭКОЛОГИЯ” (14-20 август).
Форумда катнашу өчен “Россия яшьләре” АИСка заявка язып тапшырырга кирәк. Заяканы карап тикшерү нәтиҗәләре нигезендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тиешле карар кабул итәчәк.
Форумның максаты – тирәсендәгеләрне гаилә, җәмгыять һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлдерелгән хәрәкәткә җәлеп итүче яшьләр һөнәри бергәлекләрен булдыру.
Элемтәгә керү өчен: социаль проектлар һәм һөнәри бүлекнең әйдәп баручы консультанты Исламова Далия Илнур кызы, тел. 8 (843) 222 91 69.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте