Арча шәһәре Үзәк китапханәсендә яраксызга әйләнгән химик ток чыганакларын җыю буенча “Батарея тапшыр – керпене коткарып кал!” дигән экологик акция үткәрелгән. Шуннан соң дүрт ай дәвамында районда яшәүче меңгә якын кеше әлеге изге эшне дәвам иттергән. Батареяләр җыю акциясендә катнашучылар арасында – үзәк һәм авыл китапханәләре укучылары, шулай ук шәһәрнең балалар бакчаларына йөрүче нәниләр. Акциядә катнашучыларның һәммәсе әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләреннән зур өлеш кертеп, барлыгы 50 меңнән артыграк батарея җыйган. Җиңүчеләрне бүләкләү, “Планетаның сәламәтлеге – безнең кулларда” дигән экологик чарасы кысаларында, районның балалар китапханәсенә узды. “Без әлеге эшне әйбәт традиция буларак дәвам иттерергә кирәк, дип исәплибез.Дуслар, батареяләрне кайда туры килсә – шунда ыргытмагыз, ә җыю пунктына илтеп тапшырыгыз! Дөньяны чистаракка әйләндерик! Бу эшне үзебездән башлыйк!” – дип мөрәҗәгать итте балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш.
Җыеелган батареяләр 17 июнь көнне Төньяк территориаль идарә бинасыннан утильләштерүгә алып кителәчәк. Димәк, яраксызга әйләнгән туклану элементларын шушы вакытка кадәр илтеп тапшырырга мөмкин.
“Экояз 2019” кысаларында республикабызның 9 шәһәренең “Дюраселл Раша” акциясенә кушылуын искә төшерик. Батареяләр җыю урыны географиясенең моның белән генә чикләнмәве күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Мисалга, Минзәләдә дә шундый ук акция уздырып, аңа йомгак ясаганнар һәм иң активларны бүләкләгәннәр.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте