Чаллыда яшәүче берәү предприятие торбасыннан кап-кара төтен чыгып торуга борчылып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Идарә белгечләре шикаять буенча чираттан тыш тикшерү үткәреп, һавага зарарлы матдәләр чыгаручы чыганакның (алюминий кою миче) атмосфера һавасына чыгарыла торган пычрак матдәләрне тотып калу мөмкинлеге бирердәй аппарат һәм система белән тәэмин ителмәгәнлеген ачыклаган.
Юридик һәм физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй газларны чистарту һәм зарарлы матдәләр чыгаруны контрольлектә тоту корылмаларыннан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый корылмалардан, җиһаздан яки аппаратурадан файдалану”) буенча беркетмәләр төзелгән. Предприятиегә экологлар күрсәтмәсе нигезендә газ чистарту җиһазын урнаштырырга кирәк булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте