Чистай лицеенда укучылар экологик белемнәрен үстерде

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Чистай районы 1нче лицее каршындагы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар идарәнең махсус аналитик контрольлек инспекциясендә булды. Аларга махсус инспекция начальнигы урынбасары Елена Чиркова экскурсия үткәрде. Балаларга ул атмосфера һавасы сыйфатының ничек контрольдә тотылуы һәм су объектларын мониторинглау үзенчәлекләре турында сөйләде. Укучылар суның катылыгын билгеләргә өйрәнде, шулай ук су дистилляторы һәм бидистилляторының, һава пробаларын алу өчен куланыла торган һава аспираторының эшләү принцибы белән таныштырылды. Шулай ук алар микроскоп аша инфузория-башмакчыкны күрде, цериодафнияларне аулау өчен дозатордан файдаланырга өйрәнде.

Мондый экология дәресләре гадәттәге дәресләрнең кысаларын киңәйтү, шулай ук өстәмә күнекмәләр үзләштерү мөмкинлеге бирә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International