ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Җәен дә кул кушырып утырыш юк! 2019 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге әгъзалары белән бергәләшеп, Изумрудное күлендә экологик акция үткәрергә җыена.

Җәй – иҗатка чуму һәм кызыклы төрле эш-проектларда катнашу өчен иң кулай вакыт. Шулай ук экологик белемнәр бирү өчен дә бик уңайлы чор әле ул.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Урман әкияте” балалар савыктыру лагеренда экология дәресе үткәрде. Дәрес интерактив рәвештә узды.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау  фактын ачыклаган.

Бөгелмә районының “Салют” лагеренда балалар бик күңелле ял итә. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә аларга бик тә кызык һәм мавыктыргыч экологик чара үткәрде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа районы “Чайка” балалар савыктыру лагеренда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру максатында дәрес үткәрде.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

150 мең м3 күләмендә гомумтаралган файдалы казылмалар законсыз чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Питрәч районы Надеждино торак пункты тирәсендә җир асты биләмәләреннән лицензиясез файдалану фактын ачыклап, бу кырын эшкә киртә куйган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Омск өлкәсенең табигать ресурслары һәм экология министры Илья Лобов белән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

2019 елның 19-24 сентябрендә Санкт-Петербургта XXIV Халыкара БИОС-форумы узачак. Чараның максаты – технологик алгарышка экологик контрольлек алып бару һәм иң алдынгы технологияләр нигезендә яңа био-культура – XXI гасыр культурасы өчен алшартлар тудыру зарурилыгын исәпкә алып, заманча био-сәясәт һәм әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча фикер алышу.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 5930 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 3442се –“Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International