Әлмәттә 2 предприятие калдыкларны саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафка тартылган

2019 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә ике металл базасы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә закон бозуларга тап булган. Беренче очракта кара металл ватыкларын, калдыкларны үткәрми торган каты түшәмәсез генә, коры туфракка (254, 6 кв.м мәйданда) өеп кую ачыкланган. Икенчесендә туфракка калдыкларның эләгү ихтималына юл куелмаса да, вакытлыча саклау таләпләрен үтәүнең тәэмин ителмәве билгеләнгән.

“Һәр ике очракта да тимер ватыгы ачык мәйданчыкта аунап ята иде. Түбәсе корылмаган, явым-төшемнән саклау тәэмин ителмәгән, яңгыр суларын агызу челтәре булдырылмаган һәм территория буеннан-буена туфрак өеме белән әйләндереп алынмаган. Әлеге фактлар “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” №89 федераль законның  11 статьясы, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” федераль законның 51 статьясы таләпләрен, СанПиН 2.1.7.1322-03 “Җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру һәм зарарсызландыруга карата гигиена таләпләре”н санга сукмау турында сөйли”, – ди Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Алинә Ризванова.

Предприятиеләрнең вазифаи затлары Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Аларга бер ай эчендә табигатьне саклау законын бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару бурычы йөкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International