ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2019 ел
җомга

Изумрудное күле елның теләсә кайсы фасылында шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан урыны булып тора. Бүген биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә территорияне җыештыру буенча экологик акция үткәрде.

Питрәч районында 5 мең кв.м артыграк туфракның уңдырышлы катламы юкка чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Татар Тау Иле авыл җирлеге территориясендә кара туфракны транспортка төяүчеләрнең юлына төшкән.

2019 елның 4 июлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында мөһим социаль-икътисади әһәмияткә ия булган табигать ресурсларын һәм объектларны  читтән торып күзәтүнең комплекслы системасын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Яшь гвардия” балалар савыктыру лагеренда укучыларны, табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан чыгып, экологик әңгәмә уздырды. Экоактивистлар балаларга махсус сакланылышлы табигать территорияләре, гаҗәеп үсемлекләр һәм хайваннарның сирәк төрләре турында сөйләде.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Байтик савыктыру-мәгариф комплексында “Дөнья тирәли экологик сәяхәт” уза. Балалар өчен палаткалы лагерьның профильле сменасын, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, ТР “Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган. 

Моннан ары ике торак пунктны су басмаячак. Яшел Үзән районының Норлат һәм Олы Ходяш авылларын һәр яз саен су басып килгән. Биредә гидротехник корылмаларга капталь төзекләндерү таләп ителгән чөнки. Менә хәзер Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы  белән төзелгән дәүләт контрактлары нәтиҗәсендә, федераль максатчан программалар кысаларында, гидротехник корылмалар асылда инде яңартып бетерелгән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Суксинка елгасына килеп-китеп йөрү юлын ачу үтенече белән мөрәҗәгать ителгән. Экологлар кичекмәстән шунда юл тоткан.

Җәйге каникулда балаларның игътибары үз вакытларын ничек тә күңелле, файдалы итеп үткәрүгә юнәлдерелгән. Шулай ук экология темасына кызыклы мәгълүматлар белән танышуга да каршы түгел алар. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск районының “Олимпия” балалар савыктыру лагеренда көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм чүпне аерып җыю зарурилыгы мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары июль аеннан сентябрь азагына кадәр автомобиль транспортын тикшерә. Тикшерүнең максаты – автомобиль төтенендә һаваны пычратырдай матдәләр микъдарын контрольлектә тоту.

“ЭТАЛОН” ассоциациясе, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә, парник газларын һавага чыгаруны киметү өлкәсендәге  эшләрне иң яхшы оештыру буенча “Климат һәм җаваплылык” дигән Бөтенроссия конкурсын уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International