Экологик сукмакларны чистартып, урман энергиясен үзләренә сеңдерү бәхетенә ирештеләр. Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгында “Яшел планета” эко-хәрәкәтенең төбәк бүлегеннән, балалары лагерьда ял иткән бер мәлдә, әти-әниләрдөн торган активистлар табигатьне саклау акциясен үткәрде.
Түбән Кама районының “Заря” лагеренда җәйнең соңгы көннәре экологияне кайгырту юнәлешендә узды. Балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары “Табигатьнең дошманы – чүп ул!” дигән темага экология дәресе уздырды.
Заманча, матур һәм күркәм кулланма әсбаплар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татармультфильм” иҗат берләшмәсе белгечләре, бергәләшеп, балаларга экология мәсьәләләрен яңача аңлату формасын уйлап тапкан.
Икенчел чималны файда китерерлек итеп түгел, бәлки экологиягә зыян салырлык итеп җыйганнар. Лениногорскида Исемсез елганың су саклау зонасында полиэтилен һәм макулатура калдыклары табылган.
Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 7937 мөрәҗәгать кергән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта табигатьне саклау комплексында “Эко Трассер +” куллану буенча инновацион технология каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Coca-Cola Россиядәге системасы арасында каты коммуналь калдыкларны җыю һәм туплау культурасын үстерү турында килешүгә кул куелды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 850 кв.м мәйданда чүплеккә тап булган.
Инспекторларның күрсәтмәсен үтәмәгән өчен – штраф. Ютазы районы җәмәгать суды экологик бозуларны юкка чыгару буенча билгеләнгән срокта тиешле чаралар күрмәгән өчен Урыссу предприятиесенә карата әнә шундый карар чыгарган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга конкурс нигезендә республика бюджетыннан субисдияләр бирүнең тәртибе турында” дигән темага семинар булды.