Александр Шадриков: “Узган гасырның 90нчы елларында пәйда булган мәсьәлә хәл ителде”

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Чистай районында проектсыз саклагычлар, радиация чыгармый, дип танылган. Бүген “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесенең “Идел буе территориаль округы” филиалы белгечләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Чистай “Восток” сәгать заводы тирәсендәге һәм Кубас урманындагы җир биләмәләрен торгызу буенча башкарылган эшләр белән таныштырды.

Чистай сәгать заводы территориясендәге проектсыз саклагыч 90нчы елларда, даими төэсирле светосоставлардан файдалануны күздә тоткан технологик линияләрне гамәлдән чыгаруга бәйле рәвештә, оештырылган.   Радий-226 тозлары белән пычранган детальләр һәм механизмнар, лаборатория савытлары, тузган  кирәк-яраклар, эш киемнәре, аяк киемнәре, индивидуаль саклану чаралары, шулай ук башка сәнәгать материаллары 250 м2 мәйданда бетон плитәләр белән капланган тирән чокырда сакланган.

Саклагычның икенчесе – Кубас урманындагысы, торгызу эшләренә кадәр, агач-куаклар белән тулысынча капланган булган. Радий-226 радионуклиды белән пычранган туфрак һәм төзелеш материаллары тутырылган контейнерларның 2500 м2 мәйдандагы озынча тирән чокырга урнаштырылганлыгы билгеләнгән.

Эшләр барышында әлеге территорияләрдән 43,5 м3 күләмендә радиоактив калдыклар – төзелеш чүп-чары белән туфрак катнашмасы  казып чыгарылган. Саклагычларга коры дезактивация үткәрелгән. Радиоактив калдыклар, тиешле критерийләргә китерелеп (34,2 м3), паспортлаштырылган һәм “Радиоактив калдыклар белән эш итү буенча илкүләм оператор” федераль дәүләт унитар предприятиесенә тапшырылган. Эшләр башкару урынында җир биләмәләренә дозиметрик тикшерү һәм туфрак пробаларына спектрометрик тикшерү үткәрелгән. Тиешле эшләр башкару нәтиҗәсендә торгызылган территорияләрнең аерым бер нокталарында радиация күрсәткеченең сәгатенә 0,2 мкЗв күрсәткеченнән артмавы билгеләнгән.

“Республикабыз территориясендә башкарылган эшләрегез өчен рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Без һәрвакыт, ни генә булмасын, барысы да республикабызда яшәүчеләр файдасына башкарылырга тиеш, дип әйтә киләбез. “РосРАО” компаниясе ярдәмендә бик зур эшләр башкарылды: узган гасырның туксанынчы елларында пәйда булган мәсьәлә хәл ителде”, – диде, “РосРАО” белгечләренә мөрәҗәгать итеп, министр Александр Шадриков.

Татарстан Республикасы территориясендә радиацион калдыклар белән комплекслы эшләү, шул исәптән пычранган территорияләрд радиацияне контрольлектә тоту һәм торгызу эшләрен башкару өлкәсендә радиацион иминлекне тәэмин итүгә өлеш кертүе өчен “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесенең “Идел буе территориаль округы” филиалы идарәсе аппаратын үстерү буенча директор урынбасары Алексей Голубев һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесенең “Идел буе территориаль округы” филиалы Казан бүлеге директоры Рим Бадамшин Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International