ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

WorldSkills чемпионатының беренче көнендә үк Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында чит илләрдән килгән студентлар булып китте.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре “Чиста булачак” республика яшьләр хәрәкәте активистлары белән берлектә Арча шәһәре “Источник надежды” балалар реабилитация үзәгендә экология дәресе үткәрде.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре һәм районның Мәгариф идарәсе вәкилләре Тукай районы “Балкыш” савыктыру лагеренда ял итүче балалар өчен экология дәресе үткәрде.

2019 елның августыннан октябрь аена кадәр, халык арасында энергияне сак тоту юнәлешендәге тормыш рәвешен популярлаштыру максатыннан чыгып, Россия Энергетика министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе ярдәмендә, “Бергәләшеп яктырак – 2019” Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестивале уздырыла.

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Идел-Кама төбәгендә яшәүчеләргә табигатьне саклау законына бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

 “Росатом” дәүләт корпорациясе һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе белән “Чистай сәгать заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең проектта каралмаган саклагычлары территорияләрен торгызу буенча эшләр башкаруга контракт төзелгән.  Контракт суммасы 32 508 508 сум тәшкил итә.

22 август көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны “Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республиканың социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына Татарстан бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бирү тәртибе турында” дигән темага семинарда катнашырга чакыра.

“Су ресурслары федераль агентлыгы экспертлары “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектына кертү өчен республиканың барлыгы 118,4 миллион сум таләп иткән 2 чарасын хуплады, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

“Чиста ил” федераль проектына кертү өчен барлыгы 3,2 миллиард сумнан артыграк суммага 7 чара үткәрү мәсьәләсе карала.

2024 елга республика территориясендә 2 тупланма зыян объекты юкка чыгарылачак һәм су төбендә ятучы 21 судно күтәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International