Минем йортым – минем планетам! Ивашкино мәктәбендә экология дәресе узган

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

 Өйдән чыгып киткәндә, ни өчен утны сүндерергә, өй яки фатирда суүткәргечтән су агып-тамып тормасын өчен ничек итеп үзвакытында тиешле чара күрергә – Чирмешән муниципаль районы Ивашкино мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән әңгәмә барышында әнә шул хакта сөйләшү булган. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре биредә “Минем йортым – минем планетам!” дигән экология дәресе уздырган. Экологлар балаларга көндәлек тормышыбызның планетага һәм анда яшәүчеләрнең сәламәтлегенә ничегрәк йогынты ясавын аңлатып, көнкүрештә табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт темасын ачкан. Укучыларга калдыклар пәйда булуга көнкүрештән төрле мисаллар китерелгән, шулай ук аларны киметү юллары аңлатылган. Өлкән сыйныф укучылары әңгәмәдә актив катнашып, бик күп сорауларга җавап биргән, әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан икенчел чималны куллану һәм табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалануның мөһимлеге турында үзләре өчен яңа мәгълүматлар белүгә ирешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International