Казанда экологик квиз булган

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Казанның 94 нче гимназиясендә тәүге тапкыр “Квиз for family” дигән интеллектуаль уен үткәрелгән. Чараны Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Шепард" иҗат төркеме оештырган.

Уенда шәһәрнең төрле гомуми белем бирү учреждениеләреннән 20 команда (шуның 10сы – балалар командалары) катнашкан. Командалар үзләренең яшь категориясендә үзара көч сынашкан. Аларга төрле темалар: әйләнә-тирә мохитне саклау, чүпне аерып җыю, экомелодия һ.б. темалар буенча 49 сорауга җавап бирергә туры килгән. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International