Закон бозуларга чик куелган. “Татвторчермет” җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ производство мәйданчыгы яңгыр-кар суларын агызу челтәре белән җиһазландырылган

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

“Татвторчермет” җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе территориясендә экология законнарын бозуга кабаттан юл куймау максатыннан тиешле чаралар күрелгән. Компаниянең җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен бозган өчен 2017 елдан бирле инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыгын искә төшерик. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары биредә производство мәйданчыгының СанПиН таләпләренә туры килмәвен ачыклаган. Кара металл калдыклары ачык мәйданчыкка гына өеп куелганлыктан, туфракның нефть продуктлары белән пычрангануына юл куелган. Экологлар быел көзен кара металл кабул итү пункты территориясендә чираттагы закон бозу очрагын ачыклаган.

Хәзерге вакытта предприятие закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча тиешле чаралар күргән. Җитештерү мәйданчыгы химик тәэсиргә бирешим торган каты түшәмә белән, буеннан-буена яңгыр суларын агызу челтәре белән тәэмин ителгән. Территориядә, яңгыр сулары һәм кар суларының туфракка эләгүен булдырмас өчен, локаль чистарту корылмалары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International