Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” дигән республика бәйгесендә катнашу өчен гаризаларның кабул ителә башлавы турында белдерә. Бәйгедә катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне сакларга өйрәнү бурычын куйган экологик предприятиеләрнең “иң-иңнәре”, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.
Әйләнә-тирә мохиткә контрольлек, суның, һаваның ни дәрәҗәдә пычрануын билгеләү һәм хәтта җимешләрдә нитратлар микъдарын исәпләп чыгару өчен лаборатор экспериментлар! Бүген республиканың иң актив экологик үзәкләренә “Пчелка-У/хим” дигән мини-экспресс-лаборатория бүләк ителде.
Ел башыннан бирле Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 8640 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 5211е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Бүген Лаеш районында Иске пристаньда Кама елгасына 6 меңгә якын чөгә маймычы җибәрелде. Елганы биоресурслар белән баету Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының лицензияләү бүлеге башлыгы Алексей Чинарев, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы “Главрыбвод” федераль дәүләт бюджет учреждениесе белгечләреннән торган комиссия контрольлегендә хәл ителде.
“Мәктәп экопатруле” V республика бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнергә 3 көн калды.
Ваемлы гражданнарны автомобиль төзүчеләр шәһәренең Промышленная урамында җир казып ятучы бер экскаватор җәлеп иткән. Аларның бу хактагы мөрәҗәгатен тикшерү өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары шундук юлга кузгалган.
Бүген Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятендә киң колачлы реконструкциядән соң биологик чистарту корылмалары ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Тукай районы Новотроицкое авылында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар Чаллы елгасы тирәсенә төзелеш һәм көнкүреш калдыкларының аударып калдырылуын белдергән.
30 сентябрьгә кадәр “Иң яхшы эковолонтер отряды” II Бөтенроссия бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә. Анда социаль-экологик эшчәнлектә катнашучы 10 яшьтән зуррак кешеләрне берләштергән волонтерлык отрядлары катнаша.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәренең Совет районында урнашкан Вознесение бистәсендә яшәүчеләрдән Нокса елгасына пычрак суларның агызылуы турында хәбәр кергән.