Әлмәт районында ташландык суларны инешкә агызу буенча җинаять эше кузгатылган

2019 елның 29 ноябре, җомга

Әлмәт районында “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең агулы пычрак суларын Кече инешкә агызган өчен 400 мең сумлык штрафка тартылганлыгын искә төшереп үтик. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын быелның көзендә ачыклаган. Предприятиедән аккан пычрак сулардан үзенчәлекле химик ис килеп торуы билгеләнгән. Су пробаларына ясалган анализ фенол буенча күрсәткечнең рөхсәт ителгәннән 4405 тапкыр, нефть продуктлары буенча – 466 тапкыр, БПК буенча – 249 тапкыр һ.б. артып китүен күрсәткән.

Предприятие өч статья буенча административ җаваплылыкка тартылган:

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылып, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән, яисә эпидемиягә яки эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел булып тормаса”);

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.6 статьясы (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны санга сукмыйча файдалану”);

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларын пычратуга, чүпләүгә һәм (яки) саегуга китерердәй су объектларын саклауга карата таләпләрне бозу”).

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Россия Федерациясе Җинаять кодексының 247 статьясындагы 1 өлеше (“Тыелган хәтәр калдыклар төрләрен җитештерү, транспортлау, саклау, күмү, билгеләнгән кагыйдәләрне бозып, радиоактив, бактериологик, химик матдәләрдән һәм калдыклардан файдалану яисә башкача эш итү”) нигезендә җинаять билгеләре буенча җинаять эшен кузгаткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International