Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндия Республикасы белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндия делегациясе булып китте. Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе җитәкчелегендәге делегациянең Казанга Финнар мәдәнияте көннәрен ачуда катнашу өчен килүен искә төшерик.

“Без үзара тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итәбез, алда торучы проектларыбыз бик күп. Хезмәттәшлегебезнең киңәячәгенә өметләнәбез. Татарстан Республикасын Финляндия кебек үк экологик яктан чиста төбәккә әйләндерүне планлаштырабыз. Шуңа күрә бүген бирегә җыелган компанияләр вәкилләре таныштырачак проектлар, эшләнмәләрнең белгечләрдә җитди кызыксыну тудырачагына һәм барлык юнәлешләр буенча эшне дәвам иттерә алачагыбызга ышанабыз”, – дип сәламләде кунакларны Татарстан Республикасы экология һәм табигать  ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Гринта төбәк операторы вәкилләре катнашты.

Фин ягы вәкилләре үз компанияләренең экология өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Аерым алганда, республика территориясендә калдыкларны җыю, эшкәртү һәм утильләштерү мәсьәләләренә кагылып үтелде, Финляндиядә каты көнкүреш калдыкларын транспортлау һәм алар белән эш итүне оптимальләштерү буенча гамәлгә кертелгән  өр-яңа ысуллар күрсәтелде.

Визит кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков  Kaukointernational компаниясе вәкиле Ниилес Айрола белән очрашты. Очрашуда Казан шәһәрендә ләм кырларын рекультивацияләү проектының техник ягын әзерләү, шулай ук моның өчен иң кулай технология сайлап алу буенча фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International