“Табигать геройларын көтә” Бөтенроссия конкурсы башланды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Планетабыз киләчәгенә битараф түгел икәнсез, һәр көн саен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшырту өчен конкрет адымнар ясарга әзер икәнсез, әлеге экологик чара – нәкъ менә сезнең өчен! “Табигать геройларын көтә” Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Конкурста үзенең экологик проектын башлап җибәргән яки әле эшләтә башламаган, әмма аны, һичшиксез, тормышка ашырырга хыялланган  стартап-проектка ия булган һәркем катнашырга мөмкин. Timberland брендыннан ярдәм алу өчен уникаль мөмкинлек бу. Сезгә ул табигать һәм үзебез яши торган дөньяны үзгәртүгә сәләтле идеяләрне тормышка ашыруга ярдәм итәчәк . Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: “Россия табигатен һәм экологиясен саклау”, “Сәнгать аша экологик проблемаларны яктырту”. Гомуми приз фонды –  1 000 000 сумнан артыграк. Дедлайн – 2020 елның 20 гыйнварында. Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән сайтта (https://vsekonkursy.ru/konkurs-priroda-zhdet-geroev.html) танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International