2020 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы уздырылачак (республикабыз гаризалар тапшыру кампаниясендә аны үткәрүгә хокукны откан). Чараны ERTICO ITS Europe* ассоциациясе оештыра. Конгрессны оештырырга ярдәм итүчеләр булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тора.
Бүген Дубайда “яшел” икътисад буенча дөнья күләмендәге төп форумнарның берсе – World Green Economy Summit узды. Конференциягә, тотрыклы үсешнең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, дөньяның төрле почмакларыннан экспертлар җыелды.
Белем эстәүнең артыгы юк! Азнакай шәһәрендә педагоглар өчен “Экологик-туган як белемнәренә өйрәтүдә һәм тәрбияләүдә системалылык, өзексезсезлек, дисциплина-тәртип принциплары аша мәгариф системасында экологик яктан белемле кеше формалаштыру” дигән темага республика күләмендә стажировка булып узды.
Батареяләр җыю һәм аларны утильләштерү буенча киң колачлы акциянең икенче этабы дәвам итә. Шулай итеп, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары кулланылган ток чыганакларын махсус капчыкларга җыю мөмкинлегенә иреште.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” дигән табигатьне саклау акциясенә кушылды. Шулай итеп, алар Шәһәр яны урман хуҗалыгының Столбище урман хуҗалыгы биләмәсе территориясен чүп-чардан арындырды.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә инде 11 370 мөрәҗәгать кергән. Шуның 6935е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре, шул исәптән Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеславом Рожнов, Россия Фәннәр академиясенең Н.Д. Зелинский исемендәге органик химия институты директоры Михаил Егоров белән эшлекле очрашу үткәргән.
Бүген “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте мәйданчыгында “Чиста су. Казан” X халыкара махсус конгресс-күргәзмә чарасы кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылган “Түгәрәк өстәл” утырышы булды. Утырыш “Идел елгасын пычранудан саклау, су ресурларыннан һәм рекреация мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалану” дигән темага багышланды. “Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан министр урынбасары Айрат Минимарсил улы Шиһапов чыгыш ясады.
Дәреслекләр эшкә җигелгән! Татарстан Республикасы экосыйныфларында укучылар яңа экологик кулланмаларның тәүге битен ачкан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Тукай районында рөхсәт ителмәгән урында чүплек барлыкка китерелүен ачыклаган.