Табигать өчен – тагын бер изге эш! Буа шәһәре “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә “Кышын кошкайларны ашатыгыз!” дигән темага экология акциясе үткәрелгән. “Иҗади үсеш студиясе” һәм “Сәхнә осталыгы” студияләренә йөрүче сабыйлар мавыктыргыч чарада бик зур канәгатьлек хисе белән катнашкан. Проект кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре балалар белән дәресләр, тематик әңгәмәләр, дидактик уеннар үткәргән. Шулай ук кышлаучы кошлар турында видеофильмнар һәм презентацияләр карау оештырылган. Балалар кош рәсемнәре ясаган, пластилиннан кош сурәтләре әвәләгән, песнәкләр, чыпчык, карабүрекләр кебек кыланып караган. Саф һавада нәниләр, кошкайларга “ашханә” булдырган – тәрбиячеләре белән бергәләшеп, матур-матур җимлекләр элеп куйган.