Планетабызны саклыйсы. Балалар бакчасында экология дәресе уздырылган

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Мәктәпкәчә балачак – кеше шәхесен, аның әйләнә-тирә мохитне танып белүен формалаштыруның башлангыч этабы. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре “Солнышко” балалар бакчасында “Планетабызны саклыйк” дигән темага экология дәресе уздырган. Идарәнең өлкән белгече Эльза Вәлиева сабыйлар белән әңгәмә үткәреп, табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасы турында фильм күрсәткән. Дәрес барышында балалар табигать турында шигырьләр сөйләгән, табышмаклар чишкән, үзләрен кызыксындырган сорауларын биргән. Экологик тәрбиянең төп эчтәлеге – мәктәпкәчә яшьтәге сабыйда үзенең чолганышындагы табигать күренешләренә һәм объектларына карата дөрес караш тәрбияләү, ди педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International