Казанда мәктәп укучылары өчен экология конференциясе үткәрелә

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 21-24 февралендә, укучыларны әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм практик эшкә җәлеп итү, экологик вәзгыятьне яхшырту буенча Идел буе төбәкләре тәҗрибәсе белән танышу-тәҗрибә алышу, иҗади фикер йөртүче һәм билгеле бер һөнәр сайлап алуга юнәлеш тотучы укучыларны ачыклау максатыннан, Казан шәһәре “Дуслык” савыктыру-мәгариф комплексында укучылар өчен А.М.Терентьев исемендәге XXVI Идел буе фәнни экологик конференциясе үткәреләчәк.  Чара һәр ел саен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану институты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиадалар үзәге тарафыннан уздырыла.

Конференция эше түбәндәге юнәлешләр-секцияләрне үз эченә ала: гомуми экология; биоиндикация һәм биомониторинг; сәнәгать һәм химия экологиясе. Белешмәләр алу өчен телефоннар: 8(843) 290 31 81; 89046639023.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International