Ютазы предприятиесе су чистарту системасын яңарткан

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2019 елда “Электросоединитель” акционерлык җәмгыяте предприятиесендә суны нәтиҗәлерәк тоту өчен су белән тәэмин итүнең әйләнешле циклы белән чистарту корылмалары – БЛИК-2ФЛ(М) файдалануга тапшырылган. Әлеге җайланма металл эшкәртү производстволарында гальваник участокларның ташландык суларын чистарту өчен билгеләнгән. Чистартылган судан производство максатларында әйләнешле су белән тәэмин итү һәм территорияләргә су сибү максатында файдаланылырга мөмкин. Әлеге корылмаларның бәясе – 11 миллион сум.

“Электросоединитель” акционерлык җәмгыятенең ташландык сулары төп процессларның технологик стадияләреннән эшкәртелгән реагентларны, шулай ук төп технологик җиһазлар һәм эшләнмәләрне юганда хасил булган юынты суларны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International