Апас районында рөхсәтсез ике чүплек табылган

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районында рөхсәтсез ике чүплеккә тап булган. Тикшерү барышында калдыкларның “Мәдәният йорты” һәм “Апас балалар сәнгать мәктәбе” биналарын сүткәннән калган чүп-чар булуы ачыкланган. Чүплекләрнең гомуми мәйданының 300 кв.м. тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Шулай ук табигатьне саклау законын бозуны юкка чыгаруга күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International