Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәге “Кояшлы күпер” дигән укучыларның сәхнә иҗаты XIV шәһәр экологик фестиваленә гаризалар кабул итә башлаган. Фетивальгә шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары укучылары, түгәрәкләргә йөрүчеләр һәм мәктәп яшендәге балалардан торучы иҗат коллективлары чакырыла.
Бүген Казан Ратушасында “Чәчәк атучы Казан” һәм “Чәчәк фестивале” бәйгесендә җиңүчеләр исемнәре аталган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Татарстан Республикасының Казан шәһәре, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистай, Апас һәм Кама Тамагы муниципаль районнары территорияләрен тикшерү буенча рейд үткәргән.
Гади генә гамәлләр үзе – ә табигатькә шулардан күпме файда! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәре “Алтынчәч” балалар бакчасында “Без – чиста шәһәр ягында!” дигән экологик акция уздырган.
Агартырга һәм эшкә этәргеч бирергә. Чаллыда “Экоактивлар-2019” проектын ачу булып узды. Әлеге проект инде 2016 елдан бирле Чаллы шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә “Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте инициативасы белән тормышка ашырылып килә.
2019 елның 17-19 октябрендә Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” юбилей халыкара махсус күргәзмәсе һәм конгресс узачак. Быел биредә Россия һәм Татарстан Республикасының 15 шәһәре һәм төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 50дән артыграк компания һәм учреждение катнаша. Күргәзмә кысаларында җитештерүчеләр һәм товар җибәрүчеләр су чистарту, инженерлык челтәрләре, гидротехник корылмалар өчен билгеләнгән җиһазлар, технологияләр белән таныштырачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе териториаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 52нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен калдыкларны аерып җыю буенча экология дәресе уздырды. Дәрес интерактив уен рәвешендә үтте. Чара барышында балалар сорауларга бик актив төстә җаваплар бирде, чүпне аерып җыйды, төркем уеннарында катнашты. Укучылар “чиста” һәм зур габаритлы чүпләрнең ни-нәрсә икәнлеге, төсле контейнер бакларының ни өчен кирәк булуы турында белде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә гражданнардан “Кайнар линия” аша Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында чүп өеменең барлыкка килүе турында хәбәр кергән.
Экологлар шундук хатта күрсәтелгән адрес буенча чыгып киткән. Гражданнар хәбәрендә күрсәтелгән урында, чыннан да, җиргә җитештерү һәм куллану калдыкларын – тәгаенләп әйтсәк, агач калдыкларын аударып калдыру факты расланган. Чүп-чар белән пычранган җир мәйданының 12 кв.м тәшкил итүе дә исәпләп чыгарылган.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте экологик тәрбияне камилләштерү, җәмәгатьчелек игътибарын калдыкларны дөрес итеп аерып җыю мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан чыгып, “Файдалы чүп” дигән рәсем бәйгесе башлап җибәргән. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар – Татарстан Республикасы Көнчыгыш зонасындагы (шәһәр округы – Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнары) балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашырга мөмкин.
Чаллыда мәктәп укучылары макулатура җыю буенча гомумшәһәр акциясе барышында 40 тонна кәгазь җыйган. Ә инде 34нче мәктәп укучылары экологик бәйге лидерларына әйләнгән.