185 кв.м. туфракта фенол микъдары рөхсәт ителгәннән ике тапкыр артып киткән. Суд билгеләгән штрафны “ОПУ-30” җәмгыяте түли

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

 “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туфракны фенол белән пычраткан өчен 40 мең сум түлиячәк.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары узган елның ноябрендә үткәрелгән планлы тикшерү барышында завод территориясендә туфрактан пробалар алып, анда химик матдәләр микъдарының рөхсәт ителгәннән ике тапкыр артып китүен ачыклаган. Пычранган җир кишәрлеге мәйданының 185 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.

Предприятие Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылган. “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының карарына риза булмыйча, Әлмәт шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Әмма элек билгеләнгән җәза чарасы үзгәрешсез калдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International