Тукай районында чүплек өеме юк ителгән

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Биналар сүткәннән калган чүп-чар, агач, полиэтилен калдыклары. Тукай районы Биклән авыл җирлегендә 20 кв. метр мәйданда законсыз чүплекнең калкып чыгуы ачыкланган. Тикшерү барышында җир биләмәсенең бер транспорт компаниясенә каравы билгеләнгән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) буенча беркетмә төзелгән. Бүгенгә чүплек инде юкка да чыгарылган. Әмма закон бозучы штрафтан котылып кала алмаячак: аңа 100 мең сум түләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International