ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 “Иллюминатордан җир күренә”. Бүген Казан шәһәре 190нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләр пластиктан, кәгазь һәм башка материаллардан ясалган гаҗәеп киемнәрдән “Земляне” төркеменең әнә шул “Земля в иллюминаторе видна” дигән популяр җырын башкарган.

Чирмешән районы Ивашкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Су ресурслары. Россия диңгезләре” дигән темага экология дәресе үткәрелгән. Чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашып, илнең су объектларының экологик мәсьәләләрен ачкан, үзләштерелгән белемнәрен уен рәвешендә ныгыткан.

Быелның август аенда территорияләрне вертолетка утырып тикшерү барышында Әлмәт шәһәре читендә рөхсәт ителмәгән урында төзелеш калдыкларыннан чүплек калкып чыгуы ачыкланган.

Табигать билгеләре арасындагы элемтәләрне билгеләделәр һәм көзгә хас үзенчәлекләрне барладылар. Кәләй станциясе тимер юл бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләргә экология дәресе үткәрелде.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Чаллыда яшәүчеләр бакча ширкәтләренең берсе территориясендә рөхсәтсез чүплек пәйда булуга ризасызлык белдереп, экологларга мөрәҗәгать иткәннәр.

Люминесцент лампалар, яраксызга әйләнгән шиннар, иске-москы транспорт. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының Ялхов елгасы яр буенда әнә шундый чүп-чарга тап булган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә.

Иң элек 2013 елда Бишкәктә ирбисны саклап калу буенча үткәрелгән форумның әлеге бәйрәмгә нигез салуын әйтеп үтәргә кирәк. Мәчеләр семьялыгына керүче бу ерткыч асылда Үзәк Азия төбәгенең таулы урыннарында яши.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Буа районында яшәүче ваемлы гражданнар Кече Буа авылы тирәсендә экологик тәртипне бозучыларны ачыклауга һәм бу адәмнәргә карата җәза чарасын күрүгә ярдәм иткән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда рөхсәт ителмәгән урында калдыклар өемен булдыруны теркәгән. Экологларга бу хакта биредә яшәүчеләр хәбәр иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International