Җаваплылыктан котылып кала алмаган. Әлмәт шәһәр суды төзелеш фирмасын табигатьне саклау законын бозуда гаепле дип тапкан

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елда Әлмәт шәһәре Тельман урамындагы сәүдә бинасын капиталь төзекләндергән подряд оешмасы төзелеш эшләре барышында хасил булган 69 тонна калдыкны кайда урнаштырганлыгын аңлата алмаган. Әлмәт шәһәр суды компаниянең җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүгә карата таләпләрне үтәмәүдә гаепле булуына карата экологлар фикерен хуплаган.

Экологларның апрель аенда 170 кв.м мәйданда төзелеш чүп-чарыннан, сәүдә объектларының иске алтакталарыннан торган чүплеккә юлыкканлыкларын искә төшерик. Төзекләндерү эшләрен башкарган 6 подряд компаниясе арасыннан 4сенең  экология законнарын санга сукмаулары билгеләнгән. Компанияләрнең берсе үз гаебен танудан баш тарткан, әмма гаепсезлеген дә дәлилли алмаган – калдыклар хасил итү һәм аларның хәрәкәте учеты алып барылмаган, калдыклар паспорты эшләнелмәгән, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләнелмәгән. Заказчы белән килештермичә генә җәлеп ителгән субподряд оешмалары да калдыкларны махсус предприятиеләргә тапшыру турында килешүләр һәм актларын күрсәтә алмаган. Предприятие Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 9, 10 өлешләре һәм 8.41 статьясы буенча административ хокук бозуларда гаепле дип танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International