Чаллы предприятиесе, экологлар күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, җилләткеч системасына фильтрлар урнаштырачак

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Чаллы предприятиесе ягыннан начар ис таралу турында хәбәр кергән. Экологлар начар иснең полистиролдан формалар әзерләү буенча технологик процессның җилләткеч системасындагы кимчелекләргә, шулай ук газ котельнясына бәйле булуын ачыклаган. “Предприятие әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алу буенча бурычын үтәмәгән, һавага чыгарыла торган пычрак матдәләр чыганакларына инвентаризация үткәрмәгән, һаваны пычратучы матдәләрне тоту һәм зарарсызландыру буенча җиһазлардан файдаланылмый булып чыкты, шулай ук производствода экологик контрольлекне хәл кылу ягыннан документларны күрсәтүче табылмады.  Ачыкланган фактлар  “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” һәм “Атмосфера һавасын саклау турында” федераль законнар статьяларын бозу булып тора”, – ди дәүләт инспекторы Рөстәм Гәрәев. Юридик затка  һәм әлеге закон бозуларда гаепле вазифаи затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21статьясындагы 3 өлеше, 8.46 статьясы, 8.5 статьясы һәм 8.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелгән.  Менә хәзер предприятие атмосфера һавасын пычратуга юл куймау максатыннан җилләткеч системасына һаваны пычратучы матдәләрне тоту һәм зарарсызландыру җайланмасын урнаштырырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International