Рус географик җәмгыяте һәм “Россия дәреслеге” корпорациясе оештырган Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, планетабызны саклауга ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен икенчел эшкәртүгә материал (калдык) сайлап алырга, аны эшкәртү ысулларын өйрәнеп, тәҗрибәдә кулланып карарага кирәк.
Биредә оештырылган “Аерып җыярга вакыт” акциясендә волонтерлар, “Чиста булачак” хәрәкәте активистлары һәм, гомумән, калдыкларны аерып җыю мәсьәләсенә битараф булмаган барча кеше катнашты.
Казан шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар хәзер инде үзләре үк яшьтәшләренә полигонның нәрсә икәнен, чүпне ничек аерып җыярга, табигатьне саклау өчен нинди экологик гадәтләргә ияләшергә кирәклеген аңлатып бирә алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков җитәкчелегендә Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде.
Азнакай районында бер нефть компаниясе Эстәрле елгасының су саклау зонасында эшсез яткан торбаүткәргечне сүтеп алган. Әмма, экологлар билгеләгәнчә, бу эшне башкарганда закон бозуларга юл куелган.
Конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан җыелган 117 педагогик хезмәткәр экология өлкәсендә файдалы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чара Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясендә узды.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13788 мөрәҗәгать кергән. Шуның 8608е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Россия Табигатьне саклау һәм экология министрлыгы,- “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә, “Кунакчыллык өлкәсе осталары” Бөтенроссия һөнәри бәйгесе кысаларында, туризм һәм кунакчыллык өлкәләрендә сервис стандартларын үстерү һәм әлеге һөнәрнең абруен арттыру максатыннан чыгып, экологик туризм өлкәсендә конкурс үткәрә.
Моңа исә бүген “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” федераль тикшеренү үзәге, “Россия Фәннәр академиясенең Н.Д. Зелинский исемендәге органик химия институты” һәм “Россия Фәннәр академиясенең А.М. Прохоров исемендәге гомуми физика институты” федераль дәүләт фәнни бюджет учреждениеләре белән имзаланган хезмәттәшлек турында килешү юл ача.
Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.