Экологик куркынычсызлык сагында. Икеайлык кысаларында республикада табигатькә каршы 450 артык хокук бозу очрагы чикләнгән

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Республикада булган санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, табигать саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары гражданнарның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүне дәвам иттерә. Татарстанда 1 нче апрельдән башланып киткән санитар-экологик икеайлык кысаларында табигать саклау законнары бозылуның 458 очрагы ачыкланган, шуларның 265е – рөхсәтсез калдык ташлау урыннары. Бүгенге көндә ачыкланган хокук бозуларның яртысыннан артыгы бетерелгән, 129 санкцияләнмәгән чүплек урыны чистартылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу шартларда гражданнар зур ярдәм күрсәтә. Закон бозу очраклары турында алар Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә хәбәр итә – апрель башыннан бирле экологлар 622 мөрәҗәгатьне караган.

Төбәк һәм федераль әһәмияткә ия гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан республиканың транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан 3589 куб.метр каты көнкүреш калдыклары җыелган, эшләргә көн саен мең ярымнан артык кеше һәм 150 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

Икеайлык башыннан бирле муниципаль берәмлекләр тарафыннан 38 мең куб.м артык чүп чыгарылган. Территорияләрне чистартуга 14,6 мең кеше, 1 023 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Республикада санитар-экологик икеайлык үткәрү шәһәр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистартуга һәм аларны тиешле санитар-экологик халәткә китерүгә юнәлтелгән. Күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР Дәүләт торак инспекциясе, республиканың муниципаль берәмлекләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International