Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Экология министрлыгы рәсем конкурсы игълан итә

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем конкурсында катнашырга чакырыла. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш.

Оештыручылар башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм бизәлешен, иҗади якын килүне, тәкъдим ителгән эшләрнең дүрт яшь категориясендә конкурс тематикасына туры килүен бәяләячәк.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ясаган рәсемнәрне E.Veretennikova@tatar.ru электрон почтасына җибәрә, 1-4 нче сыйныф укучылары – Anastasia.Merdyukova@tatar.ru, 5-8 нче сыйныф укучылары – Anisa.Mannapova@tatar.ru, 9-11 нче сыйныфлар – Olga.Artemeva1@tatar.ru.

Хат темасына «Рәсем конкурсына», хатның үзендә катнашучының исем-фамилиясен, уку учреждениесенең исемен һәм сыйныфын күрсәтергә кирәк. Бер катнашучыдан бары тик бер генә эш кабул ителә.

Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, калган катнашучылар сертификатлар алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International