Экологлар Лениногорск шәһәрендә санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Урында документаль дәлилләр алынды

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә гражданнардан Лениногорск шәһәрендә рөхсәтсез чүплек булуы турында мөрәҗәгать килде.  Инспекторлар әлеге урынга барып кайтты. Ачыкланганча, рәсми каты көнкүреш калдыклары полигоныннан ерак булмаган чирдә чүп өеп куйганнар. Туфракта төзелеш, зур габаритлы калдыклар, тораклардан чүп-чарлар табылды. Моннан тыш, ташланган урында экологлар юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның документларын да табып алды. Документаль дәлилләрне алдан анализлау буенча калдыклар Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә һәм Лениногорск предприятиеләреннән булырга мөмкин. Чүплекнең гомуми мәйданы 3900 кв.метр тәшкил итә.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ тикшерү эше кузгатылган. 

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык 31 нче майга кадәр дәвам итә. Табигать саклау законнарын бозу турында сез безгә түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итә аласыз:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International