Өйдән чыкмыйча гына экокультура дәрәҗәсен арттырып буламы? «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә бүген шул хакта сүз барды

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Вакытны әйләнә-тирәлек өчен дә, үзең өчен дә файдалы итеп үткәреп җибәрергә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы пандемия шартларында әнә шундый максат куйган иде, һәм бу ният инде  тормышка ашырылды. «Татармультфильм» иҗат берләшмәсе, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе, ТР Яшь натуралистлар хәрәкәте белән берлектә, гражданнарны, бигрәк тә яшь буынны, экологик агарту эшчәнлегенә җәлеп итү өчен шартлар тудырылды. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының онлайн-мәйданчыгында спикерлар башкарылган эш турында сөйләде.

Матбугат конференциясе барышында, беренче чиратта, «ЭКОяз 2020» республика акциясен үткәрүгә кагылышлы үзгәрешләр турында әйтелде. «Санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан язгы җыештыру эшләрен – гражданнарны күпләп җыймыйча гына, ә республика акциясен дистанцион рәвештә үткәрү турында карар кабул ителде», – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. Ул хәбәр иткәнчә, урмада кешеләрне актив туплауга кагылган өлешендә кайбер номинацияләр яңадан каралган, үзгәртелгән. «Мәсәлән, балалар бакчалары, мәктәпләр өчен без, педагоглар белән берлектә, онлайн режимында үз территорияләрендә экологик сукмак проектларын эшләргә тәкъдим итәбез. Җиңүчеләргә, иң яхшы проектларның авторларына бу проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкбез», – дип аңлатты спикер. «ЭКОяз» нәтиҗәләре буенча ЭКОгаилә – туристлык җыелмасы, муниципаль берәмлекләр кече архитектура формалары алачак.

Дамир Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта экологик агарту эше яшь категорияләре буенча тәртипкә китерелгән. Иң кечкенәләр – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары өчен күп кенә онлайн-конкурсларда катнашу мөмкинлеге булган «Зеленый Татарстан» порталы эшләнгән. Алга таба юннатлар категориясе китә, «Чиста булачак» хәрәкәте өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар белән үзара бәйләнештә тора, өлкәнрәкләр өчен Инстаграм-конкурста катнашырга тәкъдим ителә.

Татар балалар нәшриятының башкарма директоры Алсу Низамиева ассызыклап узганча, «Зеленый Татарстан» проектын тормышка ашыру кысаларында, балаларны һәм аларның ата-аналарын бүләкләү максатында, «Татармультфильм» Экология министрлыгы белән берлектә «Online-чирек» проектын башлап җибәрде. Онлайн-конкурслар игълан ителде, беренче җиңүчеләр – яшь натуралист җыелмасы ияләре билгеләнде инде. Спикер шулай ук, порталны эшләтеп җибәргәннән соң аны 30 меңгә якын кулланучы карады, үз-үзеңне изоляцияләү чорында сайтка керүчеләр саны артты, дип хәбәр итте. Көн саен белем бирү сайтында актуаль яңалыклар, «Татармультфильм» тарафыннан эшләнгән барлык анимацион проектлар урнаштырыла, аларны сайтта, YouTube каналында, TATBOOK.RU. интерактив басмаларында карарга була.

«Чиста булачак» хәрәкәте активистлары өйдән чыкмыйча гына экокультура дәрәҗәсен ничек үстереп булуы турында яхшы белә. Алар тарафыннан дөрес туклану, өйдәге калдыкларны сортларга аеру, «күңел экологиясе» өчен файдалы китаплар турында белдерү һәм интернет-детокс практикасы өлкәсендә файдалы гадәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән «Минем ЭКОйортым» дигән бер атналык онлайн-марафон уңышлы гына уздырылган. «PRoЭКо» фәнни проекты кысаларында, теге яки бу экологик мәсьәләләрне хәл итү юлы белән, фикер сөрү дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән онлайн чаралар сериясе үткәрелә. Фәнни конференциядә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә, аны үткәрү 2020 елның 4-5 нче июнь көннәренә планлаштырылган. budetchisto.tatar сайтыннан актив файдаланучылар өчен экологик куркынычсызлык өлкәсендәге экспертлар белән элемтәгә чыгу һәм аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге бар.

«Республикада юннатлар хәрәкәтен үстерү һәм яңадан торгызу максатында, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә, «Тыюлыклы сукмаклар», «Фәнни-тикшеренү эше», «2020 елгы яшь натуралистлар» дигән берничә онлайн-конкурс башланып китте. Яшь натуралистлар хәрәкәтенә 1-8 нче сыйныф укучылары да кушыла ала», – дип хәбәр итте яшь натуралистлар хәрәкәтенең кураторы, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте әгъзасы Дмитрий Сидоров. Ул билгеләп үткәнчә, катнашу өчен rgo.ru/ru/tatarstan сайтында яки Рус география җәмгыятенең социаль челтәрләрендәге рәсми битләрендә гариза тутырырга кирәк. 2020 елның җәендә үткәрелгән онлайн-конкурслар нәтиҗәләре буенча Татарстанда яшь натуралистлар слеты узачак.

Эшнең дистанцион формасына күчү яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакырабыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклый күрегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International